Позитивка өмет уянды

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
4 февральдә гимназия бинасында шәһәрнең көнчыгыш, төньяк-көнчыгыш һәм төньяк микрорайоннарында яшәүчеләрнең шәһәр җитәкчелеге белән очрашуы үтте.
Бу микрорайоннарда яшәүчеләргә өч – “Коммунальник”, “Нефтяник” ТСЖлары һәм “Уютный дом” УК ОООсы хезмәт күрсәтә, һәм бу көнне аларның җитәкчеләре Марат Хәмидуллин, Владимир Киселев, Минсәгыйт Хәсәнҗанов халык алдында үз эшчәнлекләре турында хисап тоттылар. Чагыштырмача яңа торак комплекстан торган микрорайоннардагы проблемалар алар чыгышларыннан һәм халык сорауларыннан ачыкланды. ОДН түләүләре, вентиляция каналлары, төтен юллыклары белән проблемалар, юлларның торышы, йорт территорияләрен кардан арындыру, заманча  балалар мәйданчыклары булдыру кебек темалар бу микрорайон өчен аеруча актуаль икән. Самаренкин урамы, 4 йортның җылылык системасы белән килеп туган хәл дә күтәрелде, Сингапур методы буенча укыту да сораулар тудырды. Очрашуда күтәрелгән сорауларга ачыклыкны ТСЖ җитәкчеләреннән тыш  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин да кертте. Ә шәһәрнең инфраструктурасында һәм торак-коммуналь комплексында көтелгән үзгәрешләр турында район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров сөйләде. Ул чыгышында  торак- коммуналь хуҗалыкны үстерүне бүген өстенлекле юнәлеш дип атап, аның эшен башка форматта оештыру, шуның белән сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ирешү турында хәбәр итте. Киләчәктә хезмәт күрсәтүне махсуслаштырылган оешмаларга тапшыруга йөз тотылачак – шәһәрне яктырту белән быелдан “Жилэнергосервис” ОООсы шөгыльләнә башлады инде. Урам юлларын, йорт территорияләрен норматив хәлгә китерү буенча күләмле эш  билгеләнүе  бу микрорайоннарда яшәүчеләр өчен бигрәк тә тансык хәбәр иде. Гомумән, район башлыгы  шәһәрне тотрыклы торак - коммуналь комплексы булган, халык өчен уңайлы, заманча кала итү өчен масштаблы эшләр башлануы, аларны дәүләти программалар, инвестицияләр тарту хисабына башкару күздә тотылуы турында җентекле мәгълүмат җиткерде. Равил Әфраимовичның: “Нурлат республиканың көньяк регионының визит карточкасы булырга тиеш”, – дигән сүзләре халык күңеленә бик хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International