Узган айда җәмгыять әгъзалары Болгарга барып, аннан онытылмаслык тәэсирләр белән кайтканнар иде. Күптән түгел алар Биләргә Изге чишмәгә барып кайттылар.
-Безнең оешмага керүчеләргә мондый сәяхәтләр бик кирәк, - дип билгеләп үтә Нурлат районара сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зинаида Богданова. – Без аларны даими иганәчеләребез – АТП директоры Идрис Кәримов һәм “Нурлатавтотранс” директоры Әгъдәс Гыйматдиновның ярдәме белән оештыра алдык. Алар безгә экскурсияләргә бару һәм башка чаралар өчен даими рәвештә транспорт белән булышып торалар.