ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 19 августта Нурлат муниципаль районы Советында Равил Кузюров рәислегендә чираттагы кырык өченче сессия узды.

“Автоледи – 2014” Республика конкурсында район данын яклаган шәһәрдәшебез Наталья Львова икенче унлыкка керде. 

15 августтан  районда традицион “Игътибар - балалар!” профилактик айлыгы старт алды.

“Үз мәктәбеңә булыш!” Республика акциясе кысаларында район мәктәпләренә  995000 сумнан артыклык иганәчелек ярдәме күрсәтелгән. 
Бүген, 19 августта район Советының зур залында Нурлат шәһәре Советының XXXIV сессиясе үтте. 
Сессияне шәһәр Советы рәисе Равил Кузюров алып барды. Биредә шәһәр бюджетының I яртыеллыкка үтәлеше, торак фондын әзерләү, җылылык-энергетика хуҗалыгы, социаль-мәдәни объектларның ягу сезонына әзерлеге һәм башка мәсьәләләр каралды.

Узган атнада ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсендә район башлыгы Равиль Кузюров җитәкчелегендәге делегация катнашып кайтты. 

“Нечкәбил” хатын-кыз матурлыгы Республика конкурсында безнең районнан район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге белгече  Гүзәл Сәмәрханова катнашачак. 

18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Дүшәмбе, 18 августта район башкарма комитеты, хокук саклау һәм муниципаль органнары, район массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкиллре коррупция темасына багышланган веидеоконференциядә катнаштылар.

Кичә, 17 августта Егоркино һәм Яңа Иглай авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды, аларның икесендә дә район башлыгы Равил Кузюров катнашты.

Шимбә, 16 августта районның Сәләнгеш һәм Мамык авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International