Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат фермеры Ильяс Тямаев быел аркылыга-буйга чәчеп откан
2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Һәр яңалыкның нигезендә күптән онытылган нәрсәләр ята диюләре дөрестер, күрәсең. Әнә, Кормыш микрорайонында яшәп, озак еллар фермерлык белән шөгыльләнүче Ильяс ага Тямаев берничә ел дәвам иткән корылык белән искечә яңа ысул – аркылыга-буйга чәчү ярдәмендә көрәшергә карар кылган.
-
Мондый алым элек тә кулланыла иде бит. Болай чәчкәндә орлыклар туфракта тигезрәк урнаша. Үсентеләр җирдән дым, яктылык, җылылык һәм файдалы матдәләрне күбрәк ала, - ди фермер.
Сүз дә юк, аркылыга-буйга чәчүнең кимчелекләре дә бар анысы. Бер басуда башта аркылыга, аннан буйга чәчкәндә эш озаккарак сузыла, аннан орлык, ягулык та күбрәк китә. Әмма коры елда бу үз-үзен аклый, дип саный фермер. Әнә, бодай басуы быелгы шартларда да яхшы уңыш белән сөендергән.
-
Бодай быел 20 гектарда безнең. Уртача уңыш 20–25 центнерлап чыга, - ди тәҗрибәле фермер. – Узган елда монда күпьеллыклар иде, аннан ашламаларын да вакытында керттек, шуның да нәтиҗәсе бу.
Бу көннәрдә хуҗалыкның бодай басуында кызу эш кайный. Фермерның “Нива” комбайны инде басуда 30 елга якын эшләсә дә, хуҗасына көйле хезмәт күрсәтә әле. Аның руле артына Ильяс ага үзе утыра. Олы улы Ленар МТЗ тракторы белән басуда калган барлык саламны җыйдырып, төргәкләргә салып бара.
Салам төргәкләренең гадәти төргәкләрдән күпкә кечерәк булуы күзгә ташлана.
-
Мондыйлар төяргә, алып кайтырга да җайлы, аннан сарыклар өчен менә дигән, - ди Ленар Тямаев. Мондый пресс-җыйгычны кайчандыр Тямаевлар Грант акчасына сатып алган булган, быел янә районнан төргәкле җыйгыч та биргәннәр әле үзләренә, анысын печән җыйганда кулланырга ниятлиләр.
... Ул да түгел, ЗИЛ машинасына утырып, икенче улы Илнар да килеп җитә, бу көннәрдә аның вазифасы - суктырылган ашлыкны ташып өлгертү. Гомумән, Илнар фермер хуҗалыгында әтисе белән янәшә торып эшли, алга таба сарык фермасы янәшәсендә 30 баш мөгезле эре терлек өчен ферма төзергә дигән планы да юк түгел.
Аңа кадәр әле Тямаевларның 13 гектарда үстерелгән печән орлыгын җыеп аласылары, инде искереп бара торган күпьеллыклар урынына көздән яңасын чәчеп өлгерәселәре бар. Печән орлыгының уңышы да яхшы күренә, гектарыннан 3 центнерлар чыгар, дип өметләнә Тямаевлар. Районда люцерна орлыгы үстерү белән шөгыльләнүчеләр башка юк диярлек, шуңа да гадәттә аны урнаштыру белән проблемалары булмый. Шул ук вакытта азык әзерләүне дә янга калдырырга ярамый, диләр. Әнә, күптән түгел генә 3000ләп төргәк борчак саламы да әзерләп куйганнар. Сүз дә юк, хуҗалыкта бер вакытта терлекчелек белән игенчелек тармакларын, шуңа өстәп тагы орлыкчылык эшен дә тигез алып бару җиңелләрдән түгел. Әмма бар күңелең белән алынып, фермерлыкны гаилә эше итә алганда, барына да җитешергә була икән ул – бүген районның иң тәҗрибәле беренче фермеры әнә шундый нәтиҗә ясый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз