Нурлатлылар тарихи вакыйгада катнаша

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Бүген, 20 августта, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Болгар тарихи-археологик комплексының Бөтендөнья ЮНЕСКО мәдәни һәм тарихи мирасы объектлары исемлегенә кертелүе уңаеннан тантаналы чара узачак. Чарада ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тантаналы шартларда сертификат тапшырачак. ТР Президенты  Рөстәм Миннеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узачак чарага Нурлаттан район башлыгы Равил Кузюров һәм “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы инвесторы Әхтәм Сөләйманов та чакырулы. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International