Россия әләме көнен автохәрәкәт белән билгеләп үтәчәкләр

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Нурлат районының рус милли-мәдәни оешмасы Россия әләме көнен Мамык-Төрнәс маршруты буенча автохәрәкәт белән билгеләп үтмәкче. 
Ул 22 август көнне булачак. Акциянең оештыручысы, җәмгыять җитәкчесе Юлия Магарина әйтүенчә, автоколонна  торак пунктлар урамнары буйлап әләмнәр белән  йөриячәк. Ул шулай ук барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга чакыра. Чара иртәнге 9да Мамык авылының “Нефтьче” мәдәният йорты яныннан башланып китә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International