Укулар 1 сентябрьдә башланачак

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Күп кенә ата-аналар  уку елы 1 сентябрьдә башланырмы икән, дип баш ваталар. Эш шунда: 30 август – бәйрәм көне шимбәгә туры килгәнгә күрә, ул 1 сентябрьгә күчерелә. Әмма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елын башлау һәм барлык бәйрәм чараларын 1 сентябрьдә үткәрү турында карар кабул иткән инде. Бу көнне мәктәпләрдә Россия мәдәнияте һәм тарихының истәлекле даталарына  багышланган һәм шулай ук “Минем кече Ватаным” дип аталган тематик дәресләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International