ЗАГСка ГАРИЗАНЫ - ИНФОМАТ АША

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Күптән түгел күпфункцияле үзәктә инфомат урнаштырылды. Аның аша хәзер һәр нурлатлының үзәккә килеп gosuslugi.ru Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталына керү һәм аның барлык сервисларыннан файдалану мөмкинлеге бар. Болар – баланы балалар бакчасына урнаштыруга, никахны теркәүгә гаризалар бирү, штрафлар һәм дәүләт пошлиналары түләү һәм башка күптөрле электрон хезмәтләр.
– Безнең ү зәктә х езмәтләр с пектры да арта тора, - ди күпфункцияле үзәк директоры Татьяна Морозова. - Хәзер бер тәрәзә режимында туу һәм җирләү комплекслы хезмәтләрен күрсәтү планлаштырыла. Туу комплекслы хезмәте туу турында таныклык, медицина иминияте полисы, СНИЛС, ИНН, ана капиталы сертификаты, балалар бакчасына исәпкә бастыруга гаризалар бирүне үз эченә алачак. Җирләү комплекслы хезмәте аша үлү турында таныклык, җирләүгә пособие, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен алуга, милекне рәсмиләштерүгә һәм үлгән кешене яшәү урыныннан исәптән төшерүгә гаризалар бирергә мөмкин булачак.
Үзәктә эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләре турында уведомлениеләр, РФ гражданы паспорты алу һәм алмаштыруга документлар кабул итү хезмәтләре дә популярлык казанган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International