Нурлат футболчылары тәүге беренчелектә үк финалга уздылар

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең кече һәм урта төркем футболчылары республика беренчелегенең финал өлешенә узды.
Нурлатның яшь футболчылары бу беренчелектә тәүге тапкыр гына катнаша әле. Турнир яз-көз системасы буенча уздырыла, язгы әйләнештә ДЮСШның кече һәм өлкән төркемнәре матур уен күрсәтеп, яхшы мая туплап кала алганнар иде. Беренчелекнең көзе әйләнеше күптән түгел Аксубайда үтте. Анда нурлатлыларга Аксубай, Болгар, Чирмешән, Әлки, Актүбә футболчылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, кече төркемдәгеләр дә, өлкәнрәк футболчыларыбыз да хуҗалар белән тигез исәпкә уйнап, калган көндәшләрен җиңә алдылар. Шул рәвешле, ДЮСШның бу командалары беренчелекнең Казанда узачак финал уеннарына юлламалар алдылар. Тренерлар әйтүенчә, беренчелекнең бу әйләнешендә Артем Гаврилов, Муса Насыйбуллин, Роман Газизуллин, Тимур Полуэктов, Данил Семенов кебек футболчылары аерата уңышлы уен күрсәткәннәр икән. Бүген ике команда да тренерлары Юрий Никитин һәм Шамил Тюкаев җитәкчелегендә хәлиткеч уеннарга әзерләнә. 
Беренчелектә исә спорт мәктәбенең урта төркем футболчылары да катнашты, тик аларга финалга узу өчен бераз уңыш җитеп бетмәде, диләр остазлар – бу команда Аксубайдагы этаптан III урын белән кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International