ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең “СМС-балалар” проектында катнашучы 5-11 сыйныф укучылары “Татлы ярминкә”  акциясеннән кергән средстволарны хәйриягә тотканнар. Язгы изгелек атнасыннан җыелган 10 мең сум акчаны алар кискен лейкоз белән авыручы 25 яшьлек Гүзәл Ганиева счетына күчергәннәр.

Бүген районның 300дән артык мәдәният хезмәткәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Алар үз бәйрәмнәрен иртәгә, 26 мартта Якты Күл авылы мәдәният йортында концерт програмасы белән билгеләп үтәргә ниятли.


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 24 мартта, районда Җиңүнең 70-еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантаналары тәмамланды. 
Бүген, 24 мартта, Яңа Әмзәдә яшәүче Фатыйма Сәмәрханова гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлаулар кабул итте.
16–23 мартта Ульян шәһәрендә “Алтын алка” Бөтенроссия хоккей турнирының  Идел буе һәм Көньяк округлары командалары арасындагы этабы узды. 
Бүген, 24 мартта, Нурлатта “Салават күпере”  милли мәдәниятләр республика балалар-үсмерләр фестиваленең сайлап алу туры үтә.
Район газетасына узган яртыеллык бәясеннән – 6 айга 438 сумнан язылып калу өчен бер атналап вакыт калып бара. Инде 1 апрельдән әбунә бәясенең 90 сумнар тирәсенә артуы көтелә. 

Нурлат УТТсы командасы Әлмәттә “Татспецтранспорт” компаниясе спартакиадасының милли көрәш төрендә катнашып кайтты.
Идарәнең шоферлары, тракторчылары спорт белән бик дус икәнлекләрен тагы бер тапкыр исбатладылар. Алар бу юлы да призлы урыннар белән кайттылар. Мисал өчен, инженер-энергетик Марсель Гозәеров һәм шофер Айдар Ишниязов үз үлчәү категорияләрендә җиңүче исемнәре яуладылар. Автокран машинисты Илназ Зәйнетдинов III урын алды. Шулай ук команданың башка спортчылары – экскаватор машинисты Сирин Хәмидуллин һәм тракторчы Илдар Сөнгатуллин да матур көрәш күрсәттеләр. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, Нурлат УТТсы II урынга чыкты.

Туберкулез – киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Инфекциянең төп чыганагы булып  үпкә авырулы кеше тора. Авыру килеп чыгуга тәэсир итүче төп факторлардан туберкулез белән чирләүче кеше белән озак элемтәдә тору, иммунитетның көчсезләнүе, яшәү шартларының, туклануның начар булуы һәм башкаларны атарга була. 

Узган атнада табигатьне саклау инженеры Рөстәм Ногманов үсентеләр үрчетү буенча шәхси проектын гамәлгә ашырды. 2нче һәм 3нче мәктәпләрнең VII-VIII сыйныф укучыларын ул үсентеләр әзерләүгә җәлеп итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International