Нурлатта юбилей медальләрен тапшыру чаралары тәмамланды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Бүген, 24 мартта, районда Җиңүнең 70-еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантаналары тәмамланды. Дәүләт бүләкләренә барлыгы 1469 өлкән кеше ия булды. Чараларның соңгылары бүген Колбай Мораса, Әмзә, Әлмәт, Кычытканлы, Сәләнгеш авыл җирлекләрендә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашты, аларга сәламәтлек, якыннарының кайгыртуларын теләде. 
 - Җиңү көненә санаулы көннәр калып бара, - диде башкарма комитеты җитәкчесе, - 9 майда билгеләп үтеләчәк олы бәйрәмне шушы ук составта каршы алсак яхшы булыр иде. Кызганыч, ветераннарыбызның сафлары көннән көн сирәгәя.
Районга кайткан 1541 медальнең бары 1469 гына үз ияләренә барып ияләште.
Шундый ук чара бу көнне Түбән Нурлат микрорайонында да узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галяветдинова барлыгы 30 юбилей медале тапшырды. Бәйрәм чаралары концерт программалары һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International