Бүген туберкулезга каршы көрәш көне

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Туберкулез – киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Инфекциянең төп чыганагы булып  үпкә авырулы кеше тора. Авыру килеп чыгуга тәэсир итүче төп факторлардан туберкулез белән чирләүче кеше белән озак элемтәдә тору, иммунитетның көчсезләнүе, яшәү шартларының, туклануның наачр булуы һәм башкаларны атарга була. 
- Нурлат   районында туберкулез белән авыруның 29 очрагы ачыкланган, алар арасында 15се – шәһәрлеләр, - диде табиб-эпидемиолог Владимир Александров. – Авыруның беренче билгеләре – озакка сузылган ютәл, 37 градустан югарырак температура, хәлсезлек, тиз ару, төнлә белән тирләү, аппетит булмау, ябыгу. 
Белгеч әйтүенчә, елына бер тапкыр мәҗбүри флюорографик тикшеренү белән медосмотрлар узу һәм балаларны кече яшьтән туберкулезга каршы вакцинацияләү  авыруны кисәтүнең иң үтемле чараларыннан булып санала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International