Укучылар яшелләндерү проектында катнаша

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Узган атнада табигатьне саклау инженеры Рөстәм Ногманов үсентеләр үрчетү буенча шәхси проектын гамәлгә ашырды. 2нче һәм 3нче мәктәпләрнең VII-VIII сыйныф укучыларын ул үсентеләр әзерләүгә җәлеп итте.
Пирамидасыман тупыл һәм тал ботакларын кисеп, аларны суга утырттык, – дип сөйли Рөстәм Ногманов. – Алар тамыр җибәрәчәк, апрель-майда, язгы агач утыртулар башлангач, укучылар әлеге үсентәләрне шәһәр урамнарына, мәктәп яны территорияләренә утыртачак.
Районның баш экологы әйтүенчә, бу проект  укучыларны шәһәрне яшелләндерү мәсьәләсен хәл кылуга җәлем итүгә юнәлтелгән. Шул рәвешле, укучылар 400ләп үсенте булдырырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International