“Ледок” Идел буе һәм Көньяк округлары командалары арасында өченче урын яулады

2015 елның 24 марты, сишәмбе
16–23 мартта Ульян шәһәрендә “Алтын алка” Бөтенроссия хоккей турнирының  Идел буе һәм Көньяк округлары командалары арасындагы этабы узды.
Турнирның бу өлешендә 2004–2005 елгы үсмерләрдән торган 15 команда, шул исәптән Нурлат “Ледогы” да көч сынашты. Исегезгә төшерәбез, Нурлат хоккейчылары округ этабында катнашу хокукын Татарстанда беренче урын алып яулаганнар иде. 300ләп хоккейчы катнашты. Нәтиҗәдә, Эдуард Шишкин кул астында шөгыльләнүче “Ледок” хоккейчылары III урын белән кайттылар. Бу уңышлары өчен команда 300 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. Моннан тыш, “Ледок”ның һөҗүмчесе Степан Иванов турнирның символик “бишлеге”нә дә кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International