20 мартта район мәдәният йорты сәхнәсендә “Нурлатнефть” НГДУсының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать смотр-конкурсына сайлап алу туры узды.
Язгы каникулның беренче көннәреннән район мәктәпләрендә белем алучы 40 бала район башкарма комитеты аша Нурлатның “Нурсан” санаториендә ял итә. Биредә балалар өчен сәламәтләндерү чаралары белән бергә күңелле ял программасы да каралган.