Нурлатта “Салават күпере” төрле милләт балаларын җыйды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Бүген, 24 мартта, Нурлатта “Салават күпере”  милли мәдәниятләр республика балалар-үсмерләр фестиваленең сайлап алу туры үтә. Мәдәният сарае сәхнәсендә республиканың 9 районыннан 300дән артыграк бала чыгыш ясый. Биредә үк кул эшләреннән декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе эшли. Фестиваль ТР мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан  быел  өченче тапкыр оештырыла. Жюри әгъзасы, фестивальнең һәм  Халыклар дуслыгы йортының режиссеры Зәмирә Гәрәева әйтүенчә, ул Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәни һәм сәнгати байлыгын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә. Сәхнәдәге иң яхшы номерларны исә 18 апрельдә Яшел Үзәндә үтәчәк Гала-концертка сайлап алачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International