Фатыйма Сәмәрханова РФ Президенты Путиннан котлау хаты алды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Бүген, 24 мартта, Яңа Әмзәдә яшәүче Фатыйма Сәмәрханова гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлаулар кабул итте. 95-яшьлек туган көне белән аны район башлыгы  Равил Кузюров исеменнән  котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин бүләкләр тапшырды. Шунда ук ветеран толына, тел хезмәтчәненә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медале дә бирелде. 
Фатыйма апаның озын гомерле булуына һәм матур яшәвенә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин да соклануын яшермәде.
- Йөз яшегезне дә шулай бергә каршы алырга насыйп булсын, - диде ул юбилярга теләкләрен җиткереп. – Иң мөһиме сәламәтлек  һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәгез. 
Мондый игътибарга әбинең дә күңеле булды. “Мондый игътибар һәм зурлавыгыз өчен рәхмәт”, - диде ул кунакларны 100 яшьлек гомер бәйрәменә чакырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International