ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Узган атна азагында “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь депутатлар мәктәбе” федераль проекты кысаларында үткәрелгән “Политзавод-2015”тә катнашкан 150 яшь татарстанлы арасында Нурлаттан Илнур Хәнәфиев белән Татьяна Тумакова да бар иде. 

Дүшәмбе көнне шәһәр балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу чарасы булды.
Язгы каникулларның беренче көненнән үк укучыларны кызыклы очрашулар, конкурс-уеннар, викториналар көтә, әлбәттә инде, призлар да булачак. Тематик җидекөнлек “Исәнме, Китап атналыгы! Исәнме, күңелле дустыбыз!” исемле әдәби бәйрәм белән ачылды. Китапханәчеләр укучылар белән бергәләп халык әкиятләре буенча курчак тамашасы әзерләделәр. Кичә Бөек Ватан сугышы турында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Ә бүген “Яраткан китап битләре буйлап” дигән уен-сәяхәт оештырылды. Иртәгә балалар өчен иҗади остаханә эшләячәк. Җомга көн татар әдәбиятына багышланачак. Атна азагында мультфильм күрсәтеләчәк.
Яшьләр парламенты район мәгариф бүлеге һәм мәдәният үсеше үзәге ярдәмендә гомумшәһәр зарядкасы үткәрәчәк.  Чарада “Форпост” яшьләр формированиесе, “Яшь Гвардия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе һәм “СМС-дети”, балалар Советы оешмасы әгъзалары катнашачак. Зарядка 25 мартта үзәк мәйданда иртәнге сәгать 10да башланачак. 
Ана капиталы түләүләре буенча законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер ана капиталы средстволары торак сатып алуга (төзүгә) микрофинанс оешмасыннан алынган займнар буенча төп бурыч һәм процентларны түләү өчен тотыла алмый. 
 
Районда 21 февральдән старт  алган “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына” юбилей медальләрен тапшыру эше азагына якынлаша. 
Бүген республикада Бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшыру этабы башланды. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, район чыгарылышлары арасында БДИны вакытыннан алдан тапшырырга теләүчеләр юк икән.
Дүшәмбе иртәсе нурлатлыларны карлы урамнар белән каршы алды. Чулпан метеостанөиясе белгечләре әйтүенчә, бу март ае өчен нормаль һава торышы.
 - Мондый һава торышы 2 көн торачак. Аннан явым-төшем һәм җылы көтелә, - дип хәбәр итте метеостанция начальнигы Наталья Матвеева.
 Безнең  “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар  язны һәм Көнчыгыш календаре буенча Яңа елны  “Нәүрүз  мөбарәкбад!” дип аталган  зур бәйрәм  белән каршы алдылар.

20
март, 2015 ел
җомга
Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында районда яшәүче 1496 өлкән кеше – Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград камалышында катнашучылар, концлагерь тоткыннары һәм тыл хезмәтчәннәре юбилей медальләре белән беррәттән,  бүләк җыелмаларына да  ия булачак. 
– Юбилей елында Россия Президенты Указы буенча бирелүче медальләре белән бергә, Татарстан башлыгыннан бүләк җыелмалары да тапшырыла, - ди  социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева. – Әлеге бүләкләр тулысынча Татарстан җитештерүчеләренең продукциясеннән тора. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград камалышында катнашучыларга, концлагерь тоткыннарына өстәмә бүләк – урын-җир комплекты да тапшырылачак.  Бүләкләрне өлкәннәргә якын көннәрдә  авыл җирлекләре башлыклары һәм ТСЖ җитәкчеләре таратачак.
Бүген, 20 марта көнне, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International