«Дуслык»ка мартта язылу – иң отышлысы

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Район газетасына узган яртыеллык бәясеннән – 6 айга 438 сумнан язылып калу өчен бер атналап вакыт калып бара. Инде 1 апрельдән әбунә бәясенең 90 сумнар тирәсенә артуы көтелә. 
Шуңа да язның беренче ае тәмамланып килгәндә редакция коллективы шәһәрнең оешма-предприятиеләрендә Әбунәче көннәре һәм сәгатьләре үткәрде. Җомга көнне генә дә редакция 65 Нурлат гаиләсен “Дуслык”ка яздырды. 
Почтада да март әбунәсенә зур игътибар бирәләр. Әбунә буенча инженер Минзилә Шәяхмәтова әйтүенчә, хат ташучылар нурлатлыларны,  бәяләр арту мөмкинлеген әйтеп, район газетасын яздырырга чакыралар. Бүгенге көнгә инде 700ләп данә “Дуслык”  яздырылган. Хәзер дә почта бүлекчәләреннән әбуенәгә заявкалар кереп тора, яздыруның активлашуы күзәтелә. 
- Без авыл халкын “Дуслык”ка язылырга чакырабыз, алга таба бәяләрнең артачагын аңлатабыз, нәтиҗә яхшы булыр, дип уйлыйбыз, - ди Урта Камышлы почта бүлекчәсе начальнигы Евгения Гаврилова. 
Әбунәгә кагылышлы блиц-сораштыру белән без Нурлат урамнарына да чыктык. Һәм газетабыз файдасына әнә никадәр аргумент җыелды. 
- Районка язмаса, безнең турыда кем язар. Ул безнең газета! 
- Район хәбәрләре белән бергә республика кушымтасы, программа да килә. Шунысы бик ошый. 
- “Дуслык”ны алдырам һәм кемнең юбилее икәнлеген дә, кайда нәрсә сатылуын да  белеп торам. 
- Конкурсларыгызны яратам, аеруча балалар һәм туйларга бәйлеләре ошый. Чираттагы конкурсны көтәбез һәм катнашачакбыз да. 
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әбунә квитанцияләрегезне тагы бер кат барлагыз, язылыгыз  һәм “Дуслык” сезгә 2015 елның июленнән килеп торачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International