ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Узган атна азагында торган кояшлы көннәрне район хуҗалыклары максималь файдаланып калырга өлгерделәр. Кичәге көнгә район буенча 2189 гектарда чәчү үткәрелгән. Иң ишле мәйданнар “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында – 1511 г, “Южная”да – 395, “Агромир”да – 146, “Нурлат сөте”ндә 137 гектарда язгы чәчү үткәрелгән. Хуҗалыкларда берүк вакытта уҗымнарны һәм күпьеллыкларны өстәмә тукландыру, тырмалау эшләре дәвам итә. 

Бүген район башлыгы Равил Кузюров район оешма-предприятие җитәкчеләре һәм активы катнашында үткәргән киңәшмәдә кичектергесез мәсьәләләр каралды.

Бүген Нурлат муниципаль районы советының XXXXIX сессиясе үтте.
Майда 7 көн бәйрәм көтелә. 1 май бәйрәмендә нурлатлылар 4 көн ял итәчәк, ә 9 май Җиңү Көненә - 3 көн.
Бүген, 21 апрельдә, язгы чакырылыш кампаниясендә озатылачак егетләрнең беренче төркеме Ватан сагына хезмәткә озатылды.  Бүген озатылган партиядә хәрби белемгә ия булучы егет тә бар. Ул -  Александр Багаутдинов Казан  суворов училищесы чыгарылышы, калганнары урта-махсус белгечлеккә ия егетләр. 15 июльгә кадәр районнан барлыгы 99 егетне армия сафларына озату планлаштырыла.

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Узган атнада “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге Советы утырышы үтте.
“Ледок” Боз сарае җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре дә “Язгы игелек атнасы”на кушылды.
“Җиңү Байрагы” иҗтимагый-патриотик акциясендә бүген 125нче Янгын частеның личный составы да катнашты. Акция Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында үтә.
Шул көннәрдә шахмат буенча шәһәр беренчелеге төгәлләнде. Гыйнвардан алып апрельгәчә сузылган турнирның җиңүчесе булып Олег Павлов танылды. Сергей Зайцев һәм Рифгать Әюпов II-III урыннарны бүлештеләр.
Дүшәмбе көнне 125нче янгын часте хезмәткәрләре һәм эшчеләре психодиагностик-мониторинг тикшеренүе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International