Бүген Нурлат муниципаль районы советының XXXXIX сессиясе үтте.
Нурлат муниципаль районы советы рәисе Равил Кузюров алып барган сессия Татарстан Республикасында 2014–2015 елларда Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы турында чыгышны тыңлаудан башланды. Аны катнашучыларга Нурлат муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова җиткерде. Районда бу юнәлештә эшчәнлекнең Программасы булдырылган, ул үз эченә барлык юнәлешләрне берләштерә. Исемлектә милли-мәдәни берләшмәләр, дини оешмалар белән эшчәнлек, түгәрәк өстәлләр, Дуслык йортын төзү һ.б. чаралар кертелгән. Милләтара һәм конфессиара татулык, милли-мәдәни оешмаларның актив эшчәнлеге районда яшәүче әрмән диаспорасы вәкилләрендә дә берләшү теләген уяткан. Район башлыгы әлеге тәкъдимне өйрәнергә кушты. Районда балаларның һәм үсмерләрнең җәйге ялын һәм хезмәтен оештыру юнәлешендә дә зур эшчәнлек алып барыла. Бу теманы яктырткан район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин чыгышыннан күренгәнчә, әлеге максатларга 10,5 млн. сум акча юнәлтеләчәк, 4195 баланың эчтәлекле ялы оештырылачак. Оратор балаларның мәшгульлеген тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Хәзердән “Заречный” лагерен сезонга әзерләү эшләре башлана, аны төзекләндерүгә быел да оешма-предприятиеләрдән дә ярдәм кирәк булачак. Равил Кузюров бу уңайдан узган ел булышлык иткән оешмаларга рәхмәт белдереп, быел да балалар өчен ярдәм күрсәтү мөмкинлеген табарга чакырды. Сессиядә районда кеше хокукын яклау буенча уполномоченный Идрис Кәримовның хисабы тыңланды. Аңа торак, эш белән тәэмин итү, хезмәт хакы түләү, эчә торган су сыйфаты һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы дистәдән артык сорауны карарга туры килгән. Хәрби хезмәттә булган Нурлат егетләре язмышы белән бәйле проблемалар да аның катнашында уңай хәл ителгән. Район башлыгы Идрис Кәримовка районның оешма-предприятие җитәкчеләре белән ешрак очрашырга тәкъдим итте, бу аларга үз кул астында эшләүчеләрнең сорауларын якыннарак белергә булышыр, диде.
Сессиядә административ регламентка өстәмә һәм административ комиссия турындагы район советы карарына үзгәреш кертү дә каралды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм Шамил Яһудин катнаштылар.