Нурлатта егетләрне армия сафларына озата башладылар

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Бүген, 21 апрельдә, язгы чакырылыш кампаниясендә озатылачак егетләрнең беренче төркеме Ватан сагына хезмәткә озатылды.  Бүген озатылган партиядә хәрби белемгә ия булучы егет тә бар. Ул -  Александр Багаутдинов Казан  суворов училищесы чыгарылышы, калганнары урта-махсус белгечлеккә ия егетләр. 15 июльгә кадәр районнан барлыгы 99 егетне армия сафларына озату планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International