ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сишәмбе, 28 апрель көнне, шәһәр Мәдәният сараенда  Балалар сәнгать мәктәбенең зур хисап концерты булачак. Программада мәктәпнең халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреатлары чыгышлары һәм  сынлы сәнгать күргәзмәсе. Концерт кичке 6да башлана.
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары партиянең  “Герой исемендәге урам”  проектына актив кушылдылар. Чәршәмбе көнне алар Советлар Союзы герое Николай Козлов исемендәге урамга чыгып Георгий тасмалары һәм буклетлар тараттылар, халык белән аралашып, каһарман райондашыбыз, аның батырлыклары  хакында сөйләделәр.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Җиңү көнен якынайткан алар 
Район башлыгы Равил Кузюров тыл хезмәтчәне Фекла Горшкова белән сугыш ветераны Егор Ивановны 22 апрель көнне 90 яшьлек  юбилейлары белән тәбрик итте.  Әмма хезмәт һәм сугыш ветераннарын түгәрәк дата гына берләштерә дип әйтеп булмый. Аларның икесе дә  тылда  фидакарь хезмәт куеп һәм Ватан өчен фронтта каһарманлык күрсәтеп Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән. Равил Әфраимович юбилярларга бүләкләр тапшырып, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатларын укыды. Шунда ук ветераннарның бүгенге тормышы белән дә кызыксынды.
Фекла Горшкова тумышы белән Елаурдан. Сугыш елларында кохозда төрле эшләрдә эшләгән, вагоннардан агач бушатырга да, хат ташучы булырга да туры килгән. Соңгысы иң авыры булгандыр, мөгаен.
-    Авыл зур иде, һәм үлем турындагы кәгазьләр көн саен килеп торды, - дип исенә төшерә чәй артында Фекла Александровна. – Аларны илтеп бирү җиңел түгел. Өйгә кайгы-хәсрәт  китерәсең булып чыга бит инде...
Тыныч тормышта да тырыш хезмәт куя. Гәйтән егетенә кияүгә чыга. Башкаларны көнләштерерлек итеп яшиләр. 6 бала үстерәләр, хәзер 13 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар, алар үзләренең әби-бабалары белән горурланалар. Фекла Александровна юбилеен Нурлаттагы  кызында каршылый, көннәр җылыту белән Гәйтәнгә өенә кайтачак, анда аны гаиләсе белән  кече улы көтеп тора. Фекла Александровна бүген дә дөнья яңалыклары белән кызыксынып яши, ә кунакны мул өстәл белән каршы алды: район җитәкчелеге белән көн дә очрашып тормыйсың бит, ил башлыгыннан хатлар да һәркемгә җибәрелми.
Чурабатырдан Егор Ивановны армиягә 17 яшендә алалар. Бер елы Орехово-Зуевода учебкада уза, соңрак сержант званиесендә 2нче Белоруссия фронтында пулеметчы булып хезмәт итә. 1944нче елда, Могилев янында пулемет дискын алмаштырганда, аягы яралана. Озак еллар госпитальдә дәвалана. Хәрби хезмәткә яраксыз дип табылса да, Көньяк Урал хәрби округында штаб каршында хезмәт итә. Җиңүне дә шунда каршылый.
17 яшендә хәрби шинель кигән сугышчыга куркыныч булганмы соң?
- Яшь идек, бернидән курыкмадык, - ди бүген ветеран. – Безнең өчен ул чакта командир приказын үтәү иң мөһиме булды.
Район башлыгы белән сөйләшкәндә Егор Григорьевич үз тормышы турында сөйләде. Колхозда, леспромхозда эшләве, 7 баланы үстереп тормышлы итүе хакында да әйтте. Алар аңа 18 онык һәм шулкадәр үк оныкчык бүләк иткәннәр! Менә инде 5 ел Егор Григорьевич Нурлатта, сугыш ветераны буларак алган фатирында яши. Равил Әфраимович ветеранга сөенечле хәбәр дә җиткерде.
-    Быел Чурабатырга юл салабыз, аннан соң Кызыл Юлга тоташтырачакбыз, - диде ул. Егор Григорьевич бу хәбәргә сөенүен яшермәде. Чөнки сугыштан соң ул Чурабатырдан Кызылы Юлга күченгән, һәм бу ике авыл да бик якын аңа. Равил Кузюровның 9 майга чакыруын да шатланып кабул итте. – Зур парад оештырабыз, һичшиксез килегез.
...Лаеклы хезмәт иткәннәр, кыю сугышканнар. Тыныч тормышта да алдынгылар сафында булганнар. Арабызда илгә лаеклы балалар үстергән шундый кешеләр яшәгәндә, җирдә һәрчак тынычлык булыр, дип ышанасы килә.
Сирень Сәмәрханова
Фото  
Бу атнада шәһәр урамнарын һәм биналарны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бизи башладылар. Бәйрәмгә шәһәрне бизәү проектын баш архитектор Наталья Крайнова эшләсә, эскизларны  МУП “ТХК”  хезмәткәрләре әзерләгән. Шәһәр урамнарын бизәү оешма-предприятиеләргә бүлеп бирелгән.
.
“Язгы изгелек атнасы” Республика акциясе кысаларында районда 22 апрельдән “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. Чара районда 10 ел рәттән үткәрелә һәм быел ул Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә 90 ел. Шуңа күрә Нурлат бюросы әгъзаларының очрашуы бүген аеруча бәйрәм атмосферасында узды.
17 БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ – 9 МАЙГА КАДӘР ШУЛКАДӘР ВАКЫТ КАЛДЫ
22 апрельдән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015–2017 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү” программасы буенча конкурс сайлап алуында катнашучылардан гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 11 майга кадәр кабул ителә, районнан анда 5 фермер катнашырга теләк белдерде, дип хәбәр итәләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.
Россия Президенты Владимир Путинның “Сочи шәһәрендә 2014 елда үткән XII кышкы олимпия уеннары һәм XI кышкы паралимпия уеннары” истәлекле медале белән бүләкләнүчеләр арасында Нурлат районының Салдакай авылында туып үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Алисә Гайнуллина да бар.
Атна башыннан республи када старт алган “Игелекле Татарстан” Язгы игелек атнасына барлык мәгариф, мәдәният, спорт һәм медицина,
социаль яклау тармаклары актив кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International