Сайлауларны көткәндә

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Узган атнада “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге Советы утырышы үтте.
Анда ике мәсьәлә каралды. Территориаль Совет рәисе Дамир Ишкинеев 2015 елның 13 сентябрендәге сайлауларда соңрак Нурлат районы муниципаль берәмлекләре органнарына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен партия өчендәге алдан сайлаулар үткәргәндә “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең Нурлат территориаль Советыннан кандидатуралар – “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәркәтендә катаншучы-сайланучылар исемлеген раслау мәсьәләсе турында чыгыш ясады.
Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова праймеризның кайбер моментларын кыскача гына аңлатты. Шунда ук район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин икенче мәсьәлә – укучылар арасында йөзү буенча район ярышларына булышлык итү һәм аны үткәрү трында чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International