Игелек кылуны ветераннан башладылар

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
“Ледок” Боз сарае җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре дә “Язгы игелек атнасы”на кушылды.
Шул көннәрдә “ледоклылар” Бөек Ватан сугышы ветераны Агриппина Сергеева янында булдылар. Ветеранның йорт яны участогында өмә оештырып, чүп-чарны түктеләр, агачларны агарттылар, бакчаны коймалап алу өчен әзерләп калдырдылар.Агриппина Яковлевнаның мондый игътибарга бик күңеле булды, ул ярдәмче кунакларын чәй табынына чакырды. “Чәй эчә-эчә рәхәтләнеп сөйләштек, Агриппина Яковлевнаның сугыш турындагы хатирәләрен бирелеп тыңладык” – ди “Ледок” Боз сарае методисты Эльмира Садыйкова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International