Киңәшмәдә чисталык, иминлек һәм бурычлар турында сөйләштеләр

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген район башлыгы Равил Кузюров район оешма-предприятие җитәкчеләре һәм активы катнашында үткәргән киңәшмәдә кичектергесез мәсьәләләр каралды.Шәһәрдә санитар-экологик айлык барышы турында информацияне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин ясады. Икеайлык башланганнан бирле шәһәрдә өч шимбә өмәсе, һәр атна саен санитар сәгатьләр үткәрелгән, каты көнкүреш калдыклары полигонына 25 мең куб. метр чүп-чар чыгарылган. Административ комиссия эшен активлаштырган, бу чорда 20 шәхси зат җаваплылыкка тартылган. Якын арага бурычлар–күпкатлы йортлар, сәүдә объектлары тирәләренә тәртип салу, чүп контейнерларын яңарту.25 апрельдә агач утырту көнендә катнашу да каралган. Биредә район башлыгы үсентеләрне утырту белән генә чикләнмәскә, ә аларны карау системасын да булдырырга киңәш итте.

Киңәшмәдә янгынга каршы реҗимның үтәлеше турында ОНД начальнигы Николай Захаров сөйләде.  Районда янгынга каршы реҗим һәркемнән бу эшкә җаваплы карауны сорый. Быел яз чүп-чар һәм корыган үләннәр януның 9, янгынның 2 очрагы теркәлгән. Районда массакүләм халык йөри торган урыннарда планлы һәм планнан тыш рейдлар оештырыла. 160 кешедән һәм 10 берәмлек техникадан торган оператив төркем булдырылган, 23 кеше тәүлек әйләнәсе кизү тора. Равил Кузюров бу чорда оешма-предприятиеләргә дә янгынга каршы реҗимның үтәлешен тикшерү максатыннан рейдлар үткәрергә кушты.

Киңәшмәдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе дә җитди сөйләшү кузгатты. Быелның өч аенда бурычлылар саны арткан, алар белән индивидуаль эшләү, йортларында булу, суд приставларын җәлеп итү дә хәлне әлләни үзгәртмәгән. Бу хакта чыгыш ясаучы бердәм исәп-хисап үзәге директоры Чулпан Сөләйманова уңайлы түләү ысулы буларак электрон автотүләүләр турында информация җиткерде. Район башлыгы бу хакта кызыксынган затлар белән микроуку үткәрергә тәкъдим итте. ТКХ-түләүләрдә бурычны киметү һәм электрон түләүләрдән күбрәк файдалану кирәклеген кабат искәртү сөйләшүгә нокта куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International