Нурлатта шашка беренчелеге тәүге тапкыр Халыкара кагыйдәләре буенча үткәрелде

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Шул көннәрдә шахмат буенча шәһәр беренчелеге төгәлләнде. Гыйнвардан алып апрельгәчә сузылган турнирның җиңүчесе булып Олег Павлов танылды. Сергей Зайцев һәм Рифгать Әюпов II-III урыннарны бүлештеләр.
Беренчелекнең баш хөкемдары Олег Павлов быелгы ярышларның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте.
– Гадәттә, турнирны рус шашкасы буенча уздыра идек, – ди Олег Васильевич. – Быел исә аны район тарихында тәүге тапкыр халыкара кагыйдәләр буенча үткәрдек. Аның рус шашкасыннан аерымлыгы уен тактасының йөз шакмактан торуында һәм шашкаларның күбрәк булуында, биредә аерым кагыйдәләр дә бар. Кыскасы, “йөз шакмаклы” шашкада комбинацияләр өчен мөмкинлекләр күбрәк.
Яңа төр буенча көч сынашырга исә Нурлатның иң оста җиде шашкачысы җөрьәт иткән. Катнашучылар әлләни күп булмаса да, бу беренчелек өчен көрәшнең кискенлегенә бер дә хилафлык китермәде, диләр шашкачылар. Бу сүзләрнең хаклыгын исә ахыр нәтиҗәләрдән дә аңларга мөмкин. Мисал өчен, I, II һәм III урыннар алучылар арасында аерма яртышар очко гына тәшкил итте.
Быелгы чемпион Олег Павлов Нурлат шашкачылары арасында ят исем түгел: ул райондагы ярышларда әледән-әле призлы урыннар яулап килә. Хәер, җиде яшьтән үк шашка белән җенләнгән кешегә бу гайре табигый хәл дә түгелдер анысы. “Беренче тренерым әтием булды, аның шашкада яулаган җиңүләре санап бетергесез”, – ди Олег Павлов. Чыннан да, яңа чемпионның әтисе һәм тренеры Василий Павлов шашка буенча спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен йөртә, заманында республика, Россия ярышлары призеры булган спортчы. Олег Павлов быелгы беренчеклектә җиңүенә сөенсә дә, ниятләре ераккара карый икән. “Шөкер, үз почмагыбыз бар хәзер: клубыбызда атна саен җыелышыбыз. Әмма үз казаныбызда гына кайнамыйча, зуррак шәһәрләргә, мәртәбәле турнирларга да чыгасы килә. Хуплаучылар, бераз ярдәм итүчеләр булса, әнә шул планнарны тормышка ашырасы иде”, – ди ул. Шашкачылар исә үз сафларына яшь буынның кушылуына да өмет тота һәм якын араларда бу уңайдан да эшне активлаштырырга ниятләп торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International