Нурлат янгын сүндерүчеләренә Җиңү Байрагын күрсәттеләр

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
“Җиңү Байрагы” иҗтимагый-патриотик акциясендә бүген 125нче Янгын частеның личный составы да катнашты. Акция Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында үтә.
Җиңү Байрагы тантаналы шартларда частьның актлар залына чыгарылды. Бу мактаулы миссияне янгын частеның мактаулы хезмәткәрләреннән берсе – бүлекчә командиры Рамил Миндубаевка ышандырып тапшырганнар.
-    Җиңү Байрагын Берлиннан гамәлдәге армиянең 1945 елның 24 июнендә үткән беренче парадына алып катырга хәл итәләр. Парадта катнашканнан соң Җиңү Байрагы бүгенге көнгә кадәр Кораллы көчләрнең үзәк музеенда саклана, - ди Илһам Курамшин.
Җиңү Байрагының төгәл күчерелмәсен янгын часте рәссамы Әсхәт Камалетдинов ясаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International