ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бу бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә һәм ул шул көннең символы булган ромашка кебек популярлык казанырга өлгерде инде. Ромашка  гаилә назын һәм бәхетен чагылдыра.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Шәһәрнең 2нче һәм 3нче урта мәктәпләре укучылары Дамир Мөхәммәтҗанов белән Данияр Гатин “Костер” республика балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгендә узачак XI инглиз-лингвистик профиль сменасында ял итәчәк. Смена 11-28 июльдә уза. Анда укучылар инглиз телендә әңгәмәне уңышлы үтеп узганнар.
Бу көннәрдә Нурлат аграр техникумында кызу чор – документлар кабул итү бара. Быел техникумда яңа – икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, пешекче-кондитер белгечлекләре буенча да төркемнәр туплыйлар.
14 июль көнне иртәнге 10да шәһәр мәдәният сараенда ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү үткәрәләр. Кабул ителүгә алдан язылу өчен тел.: 2-91-11.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе  XXIII конференциясенең I этабында Нурлаттан җирле бүлекчә секретаре Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация катнашты. Аның составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, район Советы аппараты җитәкчесе Олег Микушкин, җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева, авыл җирлекләре башлыклары Рамилә Әхмәтшина, Владимир Гаврилов һәм Владимир Михейкин бар иделәр.

3
июль, 2015 ел
җомга
Безнең һәркайсыбызга  машина йөртүче, пассажир яки җәяүле ролендә ЮХИДИ инспекторы белән очрашырга туры килмичә калмагандыр. Юл инспекторларының хезмәте  кыен да, куркыныч та. Ватык машиналар, күз яшьләре, җәрәхәтләнгән кешеләр, кайвакыт мәетләр дә... Кемнедер юатасы, кайберенә ярдәм итәсе, кем дөрес, кайсы гаеплене ачыклыйсы...
1 июльдән Мамадышта старт алган IX “Авыл яшьләре” республика җәйге  спорт уеннарында Нурлаттан да 40ка якын авыл спорт сөючесе катнаша.
Быел ярышлар программасы спортның 13 төрен үз эченә ала, анда 43 авыл районыннан 1800ләп кеше көч сынашачак.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Нурлатның “Ледок” хоккей командасы бу сезонда яңа экипировкалардан чыгыш ясаячак.

Нурлатның “Ледок” Спорт сараеннан өч хезмәткәр Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академияседә яңабаштан квалификация курслары уздылар.
Эш көннәрендә аның матурлыгына иртәнге 9дан 23 сәгатькә кадәр хозурланырга мөмкин, ә кичке 8дә статик режимда аның яктырткычы да кабызылачак.
Ә ял һәм бәйрәм көннәрендә эш сәгате  10нан кичке 11гә кадәр сузылачак. Гадәттәгечә, киче 8дән аңа статик режимда яктырткыч өстәләчәк. Ә менә 21 сәгатьтән 21.30га кадәр нурлатлыларны бик матур күренеш көтә: бу вакытта фонтан музыка барышында ут-динамик режимга күчерелә, икенче төрле әйткәндә, фонтан “җырлый” башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International