Нурлатның яшь хоккейчылары 350 мең эшләп алдылар һәм акчаларын экипировкага тоттылар

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Нурлатның “Ледок” хоккей командасы бу сезонда яңа экипировкалардан чыгыш ясаячак.
Узган ел “Ледок”ның 2004 елгы яшь хоккейчылары “Алтын алка” турнирының республика этабында чемпион исеме яулап һәм Идел буенда III урын алып, җәмгысе 350 мең сум акча эшләгән иде. Боз сарае җитәкчелеге әйтүенчә, әлеге акчалар тулысынча яңа экипировкаларга тотылачак икән. 
Аларның бер партиясе кайтты инде, тиздән тагы 250 мең сумлык экипировка килеп ирешәчәк. Аларны републиканың Хоккей федерациясе аша кайтартабыз. Ә яңа экипировкалардан моңа акчаны үзләре эшләп алган 2004 елгы хоккейчыларыбыз уйнаячак, – ди “Ледок” директоры Марсель Садыйков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International