Нурлатның үзәк мәйданындагы фонтан график буенча эшләячәк

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Эш көннәрендә аның матурлыгына иртәнге 9дан 23 сәгатькә кадәр хозурланырга мөмкин, ә кичке 8дә статик режимда аның яктырткычы да кабызылачак.
Ә ял һәм бәйрәм көннәрендә эш сәгате  10нан кичке 11гә кадәр сузылачак. Гадәттәгечә, киче 8дән аңа статик режимда яктырткыч өстәләчәк. Ә менә 21 сәгатьтән 21.30га кадәр нурлатлыларны бик матур күренеш көтә: бу вакытта фонтан музыка барышында ут-динамик режимга күчерелә, икенче төрле әйткәндә, фонтан “җырлый” башлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International