ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов җитәкчелегендә узган комиссия утырышында  районнан “Лукойл” социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына җибәреләсе эшләр каралды.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
“Авыл клублары” республика программасы кысаларында  Аксубай һәм Нурлат районнары мәдәният бүлекләре арасында иҗади-тәҗрибә уртаклашу концертлары башланды. Бүген, 1 июльдә аксубайлылар Якты Күл мәдәният йортында чыгыш ясаса, 15 июльдә безнең делегация Аксубай районының Карасу авылына концерт программасы белән барачак. Чыгышлар Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
150 банка кыяр кышкыга әзер, һәм бу сан көн саен арта тора. Нурлат картлар һәм инвалидлар йорты үз теплицаларында үстергән яшелчәләрдән әнә шулай кышкыга запасны ел да әзерләп калдыра.
“Татнефтедор”ның  Нурлат автоюллар идарәсе елдагыча, быел да “Башаккай” балалар бакчасына, шәһәрнең 4нче мәктәбенә һәм гимназиягә ремонт чорында иганәчелек ярдәме күрсәтә. “Башаккай”га акчалата ярдәм, мәктәпләргә–буяулар бик тә урынлы булышлык булачак.
Кичә Казанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” һәм “Балалар бакчасында мәгариф процессын иң яхшы оештыручы” республика конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Анда конкурста җиңү яулап 1 миллион һәм 500 мең сумлык грантларга ия булган  “Чишмәкәй” (җитәкчесе Галина Кореева)  белән “Әкият” бакчалары да  (Фәйрүзә Якупова) катнашты.

30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген  ТР Министрлар Кабинеты Президиумы әгъзалары  мәдәният тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе хакында сөйләштеләр. Утырышны Премьер – министр Илдар Халиков алып барды.
1 июльдән район газетасына 2016 елның I яртыеллыгына 2015 елның II яртыеллыгы бәяләреннән язылу башлана. “Дуслык” белән элеккеге бәяләрдән  аралашуыгызны озайтырга ашыгыгыз!
Кичә кичтән һәм бүген төнлә Колбай Мораса, Кычытканлы, Әлмәт авылларында матур яңгырлар явып үтте. Ә менә Әмзә авыл җирлегенә яңгырыннан бигрәк давыл күбрәк эләкте: Яңа Әмзә авылында бер гаиләнең йорт түбәсенә дә зыян салды, диделәр авыл җирлеге башкарма комитетында.

29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 29 июньдә район башлыгы Равил Кузюров Чулпанда булды. Моның сәбәбе – тыл хезмәтчәне, шул авыл кешесе Мөнир Әндәрҗановның күпсанлы мөрәҗәгатьләре иде.
Узган атна азагында “Кояшкай” балалар бакчасында “Уяв” бәйрәме  үтте. Бу бәйрәмнең максаты – балаларны  чуваш халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән якыннанрак таныштыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International