Нурлат бердәмросслары партия конференциясендә катнаштылар

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Узган шимбәдә “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе  XXIII конференциясенең I этабында Нурлаттан җирле бүлекчә секретаре Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация катнашты. Аның составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, район Советы аппараты җитәкчесе Олег Микушкин, җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева, авыл җирлекләре башлыклары Рамилә Әхмәтшина, Владимир Гаврилов һәм Владимир Михейкин бар иделәр. Конференциядә  делегатлар күпчелек тавыш белән партиядән сайлауларга кандидат итеп республика лидеры Рөстәм Миннехановны тәкъдим иттеләр.
– Рөстәм Миннеханов кандидатурасы өчен 316 делегатның 313есе тавыш бирде. Бу республика җитәкчесенә булган ышаныч турында сөйли, – дип тәэсирләрен уртаклашты Тимерлек башлангыч бүлекчәсе секретаре  Владимир Гаврилов. – Рөстәм Нургалиевичның конференциядәге чыгышы да тәэсирле булды. Республика башлыгы быелгы программаларны вакытыннан алда үтәп, инде 2016нчы елга бурычларны билгеләүне максат итеп куйды. Партия сайлаучылар белән бергә булырга, иң беренче чиратта аларны борчыган сорауларны хәл итәргә тиеш, дип ассызыклады. Моның өчен республикада дистәләгән программа тормышка ашырыла инде. Республикада   “Стратегия – 2030” программасы кабул ителде, ул да республиканың социаль-икътисади үсешендә һичшиксез зур этап булачак. Һәм бу эшләр, һичшиксез, республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миннехановның зирәк  җитәкчелеге белән  башкарылырга тиеш дип саныйм һәм шуңа барыбыз да аның кандидатурасы өчен тавыш бирдек тә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International