ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга
Иртәгә, 11 июльдә “Татарстан–яңа гасыр” телевидениесе 13 сәгатьтә “Әдәби хәзинә” тапшыруында якташыбыз, татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариев турында сөйләячәк. Хәтерләсәгез, июнь аенда алалар тапшыру әзерләү өчен  Колбай Морасадагы Кариев музеенда булып  киткәннәр иде.
Бүген “Заречный” сәламәтләндерү лагере базасында  ДОСААФ линиясе буенча “Ратный сбор” хәрби-патриотик юнәлештәге палаткалы лагеренда 3нче смена төгәлләнде. Өч смена барышында барлыгы 150 мәктәп укучысы кыр шартларында хәрби-гамәли күнекмәләр һәм солдат тормышын үзләштерде.

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Июнь азагында футбол буенча район чемпионаты старт алды. Быел турнирда “Сахарник”, АТП-1, АТП-2, “Нурлатнефть” НГДУсы һәм Егоркино командалары көч сынаша. Чемпионат, гадәттәгечә, ике әйләнештән торачак. Бүгенге көнгә беренче әйләнешнең өч туры төгәлләнде инде. Сишәмбе көнне бу этапның иң төп матчларыннан берсе узды.
“ТатРИТЭКнефть” ТППсы цехлары арасында күптән түгел үткән коткаручылар конкурсын олы бәйгегә әзерлек дип атарга була. Ааларның “РИТЭК” ОАОсы предприятиеләре арасындагы олы бәйгесе Яр Чаллыда сентябрь аенда узачак.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
1 августта “ТатРИТЭКнефть” ТППсының 50 хезмәткәре Казанга, су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатын карарга барачак. Профсоюз линиясе буенча оештырыла торган әлеге чарага бүгеннән билетлар алынган, транспорт хәл ителгән, хезмәткәрләр дә сәфәргә бик теләп ризалашкан.
Нурлатның эшләүче яшьләре үзләрен “Наше время – Безнең заман” III республика иҗат фестивалендә сынап калый алачак.
Районның 23 сәләтле укучысы – фән олимпиадалары призерлары, фәнни конференцияләр, иҗади конкурслар җиңүчеләре “Сәләт – 2015” халыкара яшьләр мәгариф форумында катнаша. Быел анда Татарстан, Россия һәм чит илләрдән 5 меңнән артык кеше җыелган.
“РИТЭК” ОАОсы подразделениеләре арасында Волгоград өлкәсенең Котово шәһәрендә үткән осталык конкурсыннан “ТатРИТЭКнефть” ТППсы эретеп ябыштыручысы Ирек Хәйруллин беренче урынны алып кайткан. Гомумән, безнекеләр уңышлы чыгыш ясаганнар: , команда арасында икенче урынны яулаганнар.
Россия Пенсия фондының Нурлат районы буенча бүлеге ландшафт дизайны һәм дизайн-интерьер буенча Татарстан республикасы шәһәрләре һәм районнары идарәләре арасындагы конкурста беренче урынга чыкты. Җиңүче коллективка ПФРның Татарстан бүлеге управляющие Марсель Имамов имзалаган Диплом тапшырылды.
9 июль көнне  18.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап зур бәйрәм үткәрелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International