Стартка авылныкылар басты

2015 елның 3 июле, җомга
1 июльдән Мамадышта старт алган IX “Авыл яшьләре” республика җәйге  спорт уеннарында Нурлаттан да 40ка якын авыл спорт сөючесе катнаша.
Быел ярышлар программасы спортның 13 төрен үз эченә ала, анда 43 авыл районыннан 1800ләп кеше көч сынашачак.  
Ярышларның шартлары буенча, анда бары тик авыл җирендә яшәүче яшьләр генә катнаша ала. Мини-футбол, аркан тартышу, җиңел атлетика, волейбол кебек спорт төрләреннән тыш, биредә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен дә аерым ярышлар каралган. Мәсәлән, “ВЗП-Билярск”ның Әлмәт бүлекчәсе механизаторлары Рәис Вафин белән Хәлил Нуретдинов, “Нурлат сөте”нең Сәләнгеш бүлекчәсе сыер савучылары Любовь Салимова белән Наталья Логиновага спорт сынауларыннан тыш, үз һөнәрләре буенча да осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Ә гаиләләр арасында Нурлат данын  Богдашкинодан Будяшкиннар гаиләсе яклаячак. Ярышларны тантаналы ябу 4 июльгә  билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International