Бүген илебездә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Бу бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә һәм ул шул көннең символы булган ромашка кебек популярлык казанырга өлгерде инде. Ромашка  гаилә назын һәм бәхетен чагылдыра.
Бу көн Рәфис һәм Эльза Әбделгалиевлар гаиләсе өчен дә истәлекле. Алар дүрт ел элек, 9 июльдә, газетабыз 80 яшьлек юбилеен билгеләгән көндә гаилә корганнар. Ул чакта “Дуслык” яшь гаиләне кунакка да чакырган иде, һәм туй кортежы редакциягә дә сугылып чыкты. Баш мөхәррир Сәкинә Хәйруллина, аларга бүләк тапшырып, фатихаларын да җиткерде. Әйтергә кирәк, “Дуслык”ның җылы теләкләре тормышка ашты.
Рәфис һәм Эльза җылы гаилә корганнар, хәзер алар ике бала – Рияз белән Гөлназны үстерәләр.
– “Дуслык”ның фатихасы гаять уңышлы булды. Нәкъ шул көннәрдә без булачак йортыбызга нигез салдык, – дип сөйли гаилә башлыгы Рәфис.
Эльзаның кулында ромашкалар, аларның йөзендә ягымлы елмаю чагыла, гомумән, Әбделгалиевлар бергәләшеп хыялларын тормышка ашырачакларына ышанып яшиләр. Димәк, алар “Дуслык”ның мәхәббәт һәм тугрылыкны, гаиләне ышанычлы итеп  сакларга дигән үгет-нәсыйхәтләрен дә үтәп яши. Моңа редакция коллективы да бик шат. Ә иртәгә газета үзенең 84 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Шул чорда газетаның якын дуслары күпләп пәйда булды, яшь Әбделгалиевлар гаиләсе кебек үк, тугры юлдашларыбыз, традицияләребез дә бар. Газета исә дусларыннан котлаулар кабул итә һәм киңәшләре белән дә юмарт уртаклаша. “Дуслык”ка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек бүгенге бәйрәмнең асылы аерата якын. Гаилә бәхетенең мәңгелек кыйммәтләре, ярату, тугрылык, бер-береңне аңлау һәр Нурлат гаиләсенең гомерлек юлдашы булсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International