Бүген ГИБДД хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2015 елның 3 июле, җомга
Безнең һәркайсыбызга  машина йөртүче, пассажир яки җәяүле ролендә ЮХИДИ инспекторы белән очрашырга туры килмичә калмагандыр. Юл инспекторларының хезмәте  кыен да, куркыныч та. Ватык машиналар, күз яшьләре, җәрәхәтләнгән кешеләр, кайвакыт мәетләр дә... Кемнедер юатасы, кайберенә ярдәм итәсе, кем дөрес, кайсы гаеплене ачыклыйсы...
 Көн саен район юлларында ике сменада 2 экипаж кизү тора. Кичке сәгать 7ләр тирәсе. Патруль машиналары ЮХИДИ бинасы янында, ә инспекторлар киңәшмәдә. Кичке смена бик сирәк очракта тыныч була, диләр инспекторлар. ДПС инспекторы Илназ Җиһаншин пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов белән  6 сәгатьлек сменага чыктылар.  Сөйләшүләреннән аңлашылганча, инспекторларның күп вакыты исерек машина йөртүчеләр белән көрәшкә һәм һәлакәтләрне теркәүгә китә икән. Өстәвенә, административ кагыйдә бозучыларны ачыклыйсы, юл хәрәкәте иминлегенә контроль алып барасы бар.
– Ярый ла машина йөртүчеләр аңлый торган булса. Еш кына һәлакәтләрдә катнашучылар юл уртасында ук мөнәсәбәтләр ачыклый башлый, – ди ЮХИДИ системасында 7 ел стажы булган өлкән лейтенант Ринат Мөгайнетдинов. 10 минутлап вакыт уздымы-юкмы  – беренче хәбәр дә килеп иреште. Шәһәр үзәгендәге кибетләр янында ике җиңел машина юлны “бүлешә” алмаган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.  ДПС инспекторлары урынга килеп җитү белән эшкә тотындылар. Берсе тормоз юлларын үлчи, икенчесе машина йөртүчеләрдән күрсәтмәләр ала. Документлар белән мәшәкатьләнә торгач, бер сәгать узып та китте.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, районда машиналар саны арта тора, беренче кварталда гына да 2000гә якын транспорт чарасы теркәлгән. Машиналар арткан саен, һәлакәтләр дә арта, билгеле. 
– Еш кына һәлакәтләр машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга, – дип сүзгә кушыла Илназ Җиһаншин.  – Кайбер машина йөртүчеләр юл билгеләренә бөтенләй игътибар бирми. Машина йөртү культурасы түбән. 
Илназ бүлекнең иң яхшы юл инспекторы икән.  Узган ел гына да лейтенат Илназ Җиһаншин 3 меңнән артык кагыйдә бозучыны тоткарлаган. Шуларның 150се – исерек көе руль артына утыручылар.
– Һөнәри бәйрәмебезне яхшы күрсәткечләр белән каршы алабыз, – ди бүлек начальнигы Рөстәм Гарипов. – Узган елгы нәтиҗәләр буенча, республика күләмендә беренче унлыкка кергән булсак, быелның I кварталында икенче урынга күтәрелдек. Барлык күрсәткечләр буенча да негатив саннар кимү ягында. Монда халык арасында  үткәрелгән профилактик чараларның йогынтысын билгеләп үтми булмый. Личный состав һәм ветераннарыбыз бу юнәлештә актив эш алып бара. Ай саен юллардагы авариялелек  торышына анализ ясыйбыз. Юл-транспорт һәлакәтләрен китереп чыгаручы факторларны ачыклыйбыз.  Мәсәлән, соңгы арада теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе – исерек көе руль артына утыру, тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу.  Агымдагы елның 6 ае эчендә кагыйдә бозучыларга карата 3895 беркетмә төзелде, 254 административ материал судка юлланды. Саннар уңай якка үзгәрде дип, тынычланып утырмыйбыз, әлбәттә. Һөнәри бәйрәм көнендә дә инспекторларыбыз постта, һәм юл кагыйдәләрен төгәл үтәү алар өчен иң зур бүләк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International