“Ледок” хезмәткәрләре академия тәмамлады

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Нурлатның “Ледок” Спорт сараеннан өч хезмәткәр Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академияседә яңабаштан квалификация курслары уздылар.
– Бу курсларда Татарстан хоккей федерациясе юлламасы буенча укыдык. Анда республиканың гына түгел, Россиянең дә физкультура-спорт өлкәсендәге абруйлы педагогларыннан – профессорлар, фәннәр докторларыннан дәресләр алдык, – ди “Ледок” директоры Марсель Садыйков. Шул рәвешле, директор Марсель Садыйков, методист Алиса Макарова һәм тренер Александр Елагин академиядә бер ел укыганнар. Ә күптән түгел Марсель Садыйков – “Спорт менеджеры”, Александр Елагин “Физик культура” белгечлекләре буенча дипломнарын яклаганнар. Алиса Макарова исә “Спорт менеджеры” белгечлеге буенча дипломын август аенда яклаячак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International