ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

24 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр районнан биш муниципаль хезмәткәр Казан федераль университеты базасында дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен оештырылган квалификация күтәрү курсларында укыйлар. Алар–район башкарма комитеты һәм район  советы, Иске Чаллы һәм Төрнәс авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре.

Кичә Нурлаттагы яңа Көньяк-көнчыгыш микрорайонынданы Ипподром һәм Миләшле урамнарына һәм Югары Нурлат микрорайонындагы Яңа урамга газ бирелде.

Кормыш, Интернационалчылар, Мәктәп, Совхоз. Яңа куелачак тукталышларның исемнәре үк кай тирәдә буласын күрсәтеп тора.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

“ТНТ” каналының региональ телекомпаниясе булган “Нурлат” ТРКсы канал үткәргән һәр съездда диярлек катнашмый калмый. Быелгы XI съезд  20-22 ноябрьдә Мәскәүдә узды.

“Татнефть” ПАОның “Рухият” фонды  “Нурлатнефть” НГДУсы рәссам-бизәүчесе Рөстәм Хәйретдиновка  китаплар бизәү тәкъдиме белән күптәннән мөрәҗәгать итә инде. Хәзер дә Рөстәм “Яшәгән ди кәбестә” китабына рәсемнәр ясап җибәргән.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша 6 шәхси ярдәмче хуҗалык 2015 елда сөт юнәлешендәге мини-ферма төзүгә киткән чыгымнарының  бер өлешен кайтаруга субсидия ала.

Чәршәмбе көнне Казанда “Политзавод-2016” проектының белем бирү сессиясе старт алды. Сессиядә катнашучылар арасында “Бердәм Россия” партиясенең  Нурлат җирле бүлекчәсеннән “Шикәр заводы” башлангыч бүлекчәсе секретаре, “Шикәрче” территориаль-иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Владимир Борзов та бар.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәр гимназиясе базасында районның өлкән сыйныф укучылары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм республиканың аграр уку йортылары вәкилләре белән очраштылар.

Быел 224 ут-диодлы яктырткыч куелган, 16 исәп узелы–ВЧУ урнаштырылган, 11,8 километрда СИП–бишенче линия сузылган.
“Жилэнергосервис”ның еллык хезмәте әнә шулай электр белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртуга корылган конкрет саннар аша күрсәтергә мөмкин.  Нигездә дәүләт программалары аша алып барылган эшчәнлекнең әйбәт нәтиҗәләре болар.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Оештыру мәшәкатьләре артта калды, алда–айлар буена сузылган күнегүләр һәм сәламәт яшәү рәвеше.”Нурлат” ТРКсы һәм «Shifa» сәүдә үзәгенең “ТВ-Преображение” проектына рәсми старт бирелде.Узган якшәмбе көнне үткән чарада 35 дәгъвачыдан 7 катнашучы сайлап алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International