Чәршәмбе көнне Казанда “Политзавод-2016” проектының белем бирү сессиясе старт алды. Сессиядә катнашучылар арасында “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән “Шикәр заводы” башлангыч бүлекчәсе секретаре, “Шикәрче” территориаль-иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Владимир Борзов та бар. Сессиягә проектка заявка биргән 500 кеше арасыннан 100се сөйләшүләр һәм тренинглар ярдәмендә сайлап алынган. Сессия кысаларында лекцияләр, мастер-класслар, өйрәнү дебатлары, эшлекле уен үтә, ул җомга көнне катнашучылар арасыннан Топ-50 не сайлап алу белән төгәлләнәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, “Политзавод”ка гариза биреп, Топ-100леккә кермәүчеләр дә игътибарсыз калмаячак, алар өчен киләсе ел башында белем бирү сессиясе узачак.