Быел 224 ут-диодлы яктырткыч куелган, 16 исәп узелы–ВЧУ урнаштырылган, 11,8 километрда СИП–бишенче линия сузылган.
“Жилэнергосервис”ның еллык хезмәте әнә шулай электр белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртуга корылган конкрет саннар аша күрсәтергә мөмкин. Нигездә дәүләт программалары аша алып барылган эшчәнлекнең әйбәт нәтиҗәләре болар. Ут-диодлы яктырткычлар шәһәрнең Чаллы урамында һәм Заречный, Торнояс, Төрнәс, Сәләнгеш, Тимерлек, Түбән Чаллы, Киекле, Илюткино, Гәйтән кебек авылларга яктылык биргән. Бишенче линия үклыктан шактый уңайсызлык кичергән авылларны байтагында да хәл төзәтелгән.
–Киләсе елга якынча планнарыбызны якынча билгеләдек,– ди предприятие директоры Ришат Яруллин. –Ут хуҗалыгын төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә коллектив та әзер.