Старт бирелде!

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Оештыру мәшәкатьләре артта калды, алда–айлар буена сузылган күнегүләр һәм сәламәт яшәү рәвеше.”Нурлат” ТРКсы һәм «Shifa» сәүдә үзәгенең “ТВ-Преображение” проектына рәсми старт бирелде. Узган якшәмбе көнне үткән чарада 35 дәгъвачыдан 7 катнашучы сайлап алынды. Аларның өчесе–Валентина Фомина, Динара Агапова һәм Лилия Шәрәфетдинова  «Infitno» спорт клубы тренерлары җитәкчелегендә атнага биш тапкыр шөгыльләнәчәкләр. Калган катнашучылар өчен – график ирекле. Проект барышы турында видеоотчет – “Нурлат” ТРКсы эфирында һәм www.nurlat-rt.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International