Шәһәрдә автобус тукталышлары арта

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Кормыш, Интернационалчылар, Мәктәп, Совхоз. Яңа куелачак тукталышларның исемнәре үк кай тирәдә буласын күрсәтеп тора. Кормыш тукталышы – шәһәрнең БПО каршында, Интренационалчылар – Әфганчылар бистәсендә, Мәктәп – Югары Нурлат мәктәбе каршында, Совхоз – Ключи поселогы каршында.
– Әлеге тукталышлар халык белән очрашулар барышында кергән мөрәҗәгатьләр буенча куела,– диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин. – Хәзер барлык 4 тукталышны төзү да буенча эш бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International