Район укучыларын авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайларга чакырдылар

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген шәһәр гимназиясе базасында районның өлкән сыйныф укучылары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм республиканың аграр уку йортылары вәкилләре белән очраштылар. Очрашу үсмерләрне авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайларга, аграр уку йортларында белем алуга җәлеп итү максатыннан оештырылган иде. Министр урынбасары укучыларны Татарстанда авыл хуҗалыгына эшкә килгән яшь белгечләргә ярдәм чаралары белән таныштырды, авыл халкына ярдәм программалары хакында сөйләде. Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Чистай һәм Нурлат аграр техникумнары вәкилләренең чыгышлары исә  үз уку йортылары һәм өстенлекләре хакында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International