Россиядә Әниләр көнен ничек истә калырлык итеп үткәрергә? Кичә “Татарстан хатын-кызлары” оешмасының Нурлат бүлеге президиумы әгъзалары утырышында катнашучылар нәкъ шул мәсьәләне карадылар. Бәйрәмне 27 ноябрьдә шәһәр мәдәният сараенда үткәрергә килештеләр.
14–16 ноябрьдә Казанда Бөтенроссия Самбо көненә багышлап ТРның Самбо буенча федерациясе кубогына ярышлар үтте. Ярышларда Татарстан Республикасынннан 170 көрәшчене берләштергән 15 команда чыгыш ясады. Бәйгедә безнең районнан Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбеннән дүрт самбочы катнашты. Яшь көрәшчеләрнең нәтиҗәләре куанырлык.
Кичә, 12 ноябрьдә Мәскәүдә үткән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәләр форумында катнашкан Татарстан делегациясе составында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Равил Кузюров та бар иде.
Бүген, 13 ноябрьдә, район Советында район башлыгы Равил Кузюров һәм Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында өченче сессия үтте.
Киләсе атнадан коррекцияләүче интернат-мәктәптә толерантлык атналыгы башлана. Атналык планы нигезендә укучылар белән милләтара дуслык, татулык темасына рәсемнәр конкурсы, тренинглар, сыйныф сәгатьләре һәм “Карачкы” (“Чучело”) фильмы буенча фикер алышу үткәреләчәк.
Шул көннәрдә Мамык авыл җирлеге Советының чираттагы сессиясе үтте. Анда депутатлар Мамык авыл җирлеге башлыгы Алия Ахуньянованың үз теләге буенча вазифасыннан лаеклы ялга китүе турындагы гаризасын карадылар.