Кичә танылган автор-башкаручы, өч тапкыр “Алтын Барс” бүләге иясе Фирдүс Тямаев якташлары каршында иҗади хисап тотты. Шәһәр Мәдәният сараенда узган концерт тамашачылар белән шыгрым тулы иде, бик күпләр билетлар җитмәүдән концертны караудан мәхрүм калды.
5 декабрь, шимбә көнне, Нурлатта Инвалидлар ункөнлегенә багышлап чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Оештыручылар ярминкәдә киң ассортимент, концерт программасы һәм кайнар чәй вәгъдә итә. Ул гадәттәгечә иртәнге 7дән Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә эшләячәк.
Иртәгә районның 225 чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасы язачак. Быелгы чыгарылышларга инша язу өчен 5 тематик юнәлеш бирелә. Инша нәтиҗәләре БДИга керү хокукы бирәчәк. 27 ноябрьдә исә районның 197 чыгарылышы рус теленнән сынау режимында имтихан тапшырган иде инде.
1 декабрь – “Бердәм Россия” партиясенең туган көнендә партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Бердәм кабул итү көннәре уза. Партиянең Нурлат җирле бүлекчәсендә дә кабул итү иртәдән зур җанлылык белән башланды.
Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева һәм сәяси совет әгъзасы Нәгыйм Сафиуллин “Яшь гвардия” активистлары белән берлектә Нурлатта яшәүче Валентина Бабушкинаны өенә барып Әниләр көне белән котладылар.
Узган атна азагында Баулыда авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә багышлап үткәрелгән зона киңәшмәсендә Яңа Әмзә авыл җирлеге башлыгы Альберт Насыйбуллин “Иң яхшы авыл җирлеге”, ә Яңа Иглайдан Радик Хәнәфиев “Иң яхшы фермер хуҗалыгы” номинацияләре буенча республика конкурсы җиңүчеләре буларак, Рәхмәт хатларына һәм 50шәр мең сум күләмендәге премияләргә лаек булдылар.
В соответствие с решением Президиума Генерального совета Всероссийской политической партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ» и поручением секретаря Татарстанского регионального отделения Ф. Х. Мухаметшина 1 декабря 2015 года состоится Единый день приема граждан.
Узган атнада Г.Хөсәенов исемендәге балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә традицион спорт көрәше фестивале узды. Анда Нурлат, Аксубай һәм Базарлы Матак, Самара өлкәсеннән 80 бала катнашты.
Казанда 26-27 ноябрьдә “Святость материнства” Бөтенроссия программасының дүртенче форумы уза. Анда 400дән артык кунак катнаша. Чара кысаларында бүген гаилә сәясәтенә багышланган түгәрәк өстәлләр эшендә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина да катнаша.