Нурлатнефть” идарәсе рәссамының иҗаты күпкырлы

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

“Татнефть” ПАОның “Рухият” фонды  “Нурлатнефть” НГДУсы рәссам-бизәүчесе Рөстәм Хәйретдиновка  китаплар бизәү тәкъдиме белән күптәннән мөрәҗәгать итә инде. Хәзер дә Рөстәм “Яшәгән ди кәбестә” китабына рәсемнәр ясап җибәргән. Рәссамның күзаллавы, фантазиясенә төрле өлкәдә ихтыяҗ бар. Ул интерьерлар тудыручы, сәхнәләр бизәүче буларак та күпләргә ярдәм итә. Быел “Татнефть” ПАОның һөнәри конкурсында рәссамнар арасында графика стилендә иҗат итүчеләр арасында беренче урынны алып та идарәгә дан китерде. Ә хәзер ул Яңа елга әзерлек мәшәкатьләре белән яши. Ничә еллар рәттән  шәһәр предприятиеләре арасында беренчелекне бирмәгән “Нурлатнефть” идарәсенең яңа ел бизәлешен быел да кабатланмас матурлыкка төрү өчен бар фантазиясен эшкә җигә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International