24 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр районнан биш муниципаль хезмәткәр Казан федераль университеты базасында дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен оештырылган квалификация күтәрү курсларында укыйлар. Алар–район башкарма комитеты һәм район советы, Иске Чаллы һәм Төрнәс авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре.
Гомумән, республикада муниципаль хезмәткәрләрнең белемен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Ноябрьдән яңа чакырылышта сайланган авыл җирлекләре башлыклары өчен “ ТРда җирлекләр үсеше: иң яхшы практикалар” дигән темага курслар эшли башлады. Әйтүләренчә, безнең районнан анда 10 яңа эшли башлаган авыл җирлеге башлыгы барырга тиеш икән. Аларның берничәсе ноябрьдә укып кайтырга өлгерде дә инде.