“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган 30лап балага бүлекчә секретаре һәм сәяси советы исеменнән татлы бүләкләр өләште.
24 декабрьдә шәһәрнең 2 нче мәктәбендә “Татар чыршысы” үтте. Бу бәйрәмдә татар телле балалар белән бергә, рус телле балалар да катнашты. Мондый традиция мәктәптә инде 10 еллап яши һәм анда балалар бик теләп катнаша. Бу юлы да мәктәпнең татар теле укытучылары сценарий төзеп, әкият геройларын да үзләре уйнады. Балалар бу бәйрәмдә укытучыларның катнашуын яратып карады һәм үзләренең яраткан җырларын җырлап, биюләрдә катнашып, вакытны бик куңелле үткәрделәр. Мондый чара балаларда татар теле һәм аның гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләргә булыша.
Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге “Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге-2015” конкурсында катнашып, быел да республиканың 6 иң яхшы үзәге арасына керде һәм лауреат булды.
Россиядә игълан ителгән Әдәбият елының соңгы көннәрендә мәктәбебездә җирле шагыйрә Фәүзия апа Мөхәммәтова белән очрашу үткәрелде.
23 декабрьдә Иске Чаллы авыл җирлегендә Нурлат муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы узды.
23 декабрьдә эшмәкәр Зариповлар “Розалия” сәүдә йортында күпбалалы гаиләләргә, ятим, инвалид балаларга Мәүлид һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан татлы бүләкләр таратты.
Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада район мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Ирек хәзрәт Сәйфуллин катнаша.
Бүген Нурлат шәһәренең картлар һәм инвалидлар йорты күзәтчелек һәм попечительлек Советларының киңәйтелгән утырышы бөтен республикадан мәртәбәле кунаклар катнашында үтте.
Бүген район башкарма комитетының мәдәни үсеш үзәге, “Дуслык” район газетасы һәм җирлекара китапханә Кыш Бабайның туган көне уңаеннан ноябрь азагында игълан иткән “Минем яраткан Кыш Бабаем” конкурсына йомгак ясалды.
Бүген, 21 декабрьдә Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Совет түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Ул Советның 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланды.