Бүген Нурлат шәһәренең картлар һәм инвалидлар йорты күзәтчелек һәм попечительлек Советларының киңәйтелгән утырышы бөтен республикадан мәртәбәле кунаклар катнашында үтте.
Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина, Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов һәм 6 районнан вәкилләр катнашты.
Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар йортында бүген 120 кеше яши, шуларның 1се – Бөек Ватан сугышы ветераны, 16сы – тыл хезмәтчәне. Киңәйтелгән утырышта катнашучылар исә интернат-йорт белән танышуны нәкъ менә ветераннарның бүлмәләрендә булып, аларның яшәү шартларын караудан башладылар. Һәр бүлмәдә аерым язмыш, һәр бүлмәдә үзгә тарих. Кемнеңдер баласы, туганнары юк, кайсыларының балалары исән-сау булып та картлык көннәрен дәүләт учреждениеләрендә үткәрергә мәҗбүр... Кунаклар белән аралашканда сугыш елларын исә үзгә бер дулкынлану, күз яшьләре белән искә төшерәләр һәм ничек тә бу кешеләрнең тормышларын тагы да уңайлырак итәсе, ни беләндер булышып күңелләрен күрәсе килә. Хәер, киңәйтелгән утырышның нәкъ менә картлар йортында үткәрелүенең сәбәбе дә шул бит инде – республикада “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан узган елда игълан ителгән ”Безнең кадерле ветеран” проектының икенче этабы нәкъ менә интернат-йортларда көн итүче ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Аның беренче этабы исә республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ветераннар палаталарын уңайлыкландыруга багышланды.
– Беренче этапны тормышка ашыруга республикада 66 млн.сум акча тотылган, шуның 49 миллионы инвесторлар һәм иганәчеләр средстволары, - дип киңәшмәне саннар китерүдән башлады Татьяна Ларионова. – Бүгенге көндә республикада 17 интернат-йорт исәпләнә, анда 149 сугыш ветераны яши. Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында ветераннар саны чагыштырмача күп, шуңа утырышны биредән башлап җибәрергә булдык.
Нурлатта бу юнәлештә алып барылган эш исә киңәшмәдә катнашучыларда канәгатьләнү калдырды.
Әнә, ветераннар яши торган бүлмәләрнең барысында да иганәчеләр һәм интернат-йортның күзәтчелек һәм попечительлек Советлары әгъзалары ярдәмендә ремонт ясалган, кирәкле җиһазлар булдырылган, уңайлы шартлар тудырылган, ветераннар өчен релаксацияләү, гыйбадәт бүлмәләре эшли, ял һәм сәламәтләндерү өчен бөтен нәрсәләр бар. Бу уңайдан нәтиҗәле эшчәнлеге өчен район башлыгы Равил Кузюровка ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан Мактау грамотасы да тапшырылды. Киңәшмәдә күзәтчелек Советы әгъзасы Илгиз Салихов, картлар йорты директоры Евгений Савинов, попечительлек советы рәисе Аркадий Клементьев, ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова бу уңайдан җирле дәрәҗәдә алып барыла торган эшчәнлек хакында җентекле итеп сөйләделәр.
“Безнең кадерле ветеран” проекты – социаль-гуманитар проект һәм аны тормышка ашыруда нәкъ менә иганәчеләр һәм иҗтимагый оешмаларның ярдәменә йөз тотыла да.
Ә киңәшмәдә проектның икенче этабын тормышка ашыруның яңа юллары каралды, бу юнәлештә тагы нинди резервларны эшкә җигеп булуы хакында эшлекле сөйләшү барды. Һәм алга таба киңәйтелгән утырышларны республиканың барлык интернат-йортларында да үткәрергә дип киңәштеләр. Чөнки якыннары һәм туганнарының ярдәменнән мәхрүм калган ветераннар турында кайгырту аерата зур игътибар сорый һәм анда һәммәбез – җитәкчеләрдән алып гади кешеләргә кадәр катнаша ала.